Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Светланадан – җиләкле ачык пирог

Хезмәттәшебез Светлана Фазылова аш-суга бик оста. Чәй табынына камыр эшләнмәләре, төрле булка-кондитер ризыкларын яратып әзерли. Җиләкле ачык пирог рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 200 грамм чамасы он, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч, 70 грамм ак май, 50 грамм натураль йогырт, берәр чеметем шикәр комы һәм тоз.
Эчлек өчен: 2 йомырка, 350 г натураль йогырт, 30г он, тәменчә шикәр комы, 350 г бакча җиләге (виктория), 1 чәй калагы крахмал.
Әзерләү тәртибе: онга көпшәкләндергеч, шикәр комы, тоз кушабыз, аннары өстенә йомшарган ак майны салабыз да куллар белән яхшылап уабыз. Йогырт өстибез дә камыр басабыз. Камырны 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Шулай иткәндә ул кулга ябышмый һәм камырның “йөзе” матур килә.
Шул арада эчлек әзерлибез. Йомырка, йогырт, он, шикәр комын бергә кушып болгатабыз. Җиләкне крахмалда әвәлибез.
Камырны суыткычтан алып, уклау белән түгәрәк җәеп, формага салабыз. Камырның калынлыгы 0,5-0,7 см чамасы булса яхшы. Җиләкләрне камыр өстенә тезеп чыгам да, өстенә йомыркалы-йогыртлы кушылманы агызам. 180 градус кызулыктагы мичтә 45-50 минут чамасы пешерәсе. Бу пирогны суынгач кына кисәргә кирәк.
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев