Тәмлетамак. Светадан – фарш белән макароннан оялар

Фарш белән ясалган макароннан оялар матур булулары өстенә бик тәмле һәм туклыклыда! Райондашыбыз Света Хәкимова әлеге ризыкны әзерләү рецепты белән уртаклаша.
Кирәкле ингредиентлар: 12 данә макарон оясы (аны һәр кибеттә сатып алырга мөмкин), 400 грамм чамасы ит фаршы, 100 грамм дөге, уртача зурлыктагы өч суган, артык зур булмаган бер кишер, ике аш калагы томат пастасы, бер чәй калагы тоз, тәменчә борыч, ике аш калагы үсемлек мае, су, петрушка
Әзерләү тәртибе. Тирән табада үсемлек маен җылытабыз һәм суганның бер өлешен салып, кыздырабыз. Бераздан суган өстенә уылган кишерне салабыз һәм уртача утта, алтынсу төскә кергәнче болгата-болгата кыздырабыз. Ул арада вакланган суган белән ит фаршын бергә кушабыз, фаршка тоз, кара борыч өстибез һәм фрикаделькалар ясыйбыз. Табада кызган суган белән кишергә томат пастасы, тоз һәм кара борыч өстибез. Тагын 1-2 минут болгата-болгата кыздырабыз. Аннан якынча 0,5 литр су өстәп кайнатабыз һәм яхшылап болгатабыз. Фрикаделькалы макарон ояларын шушы табага тезәбез һәм өстенә ояларны капларлык итеп су салабыз. Суның кайнап чыкканын көтәбез дә, табаны капкач белән каплыйбыз. Талгын утта оялар 30-40 минут чамасы пешә. Табынга бирер алдыннан макарон оялары өстенә ваклап туралган петрушка сибәргә онытмагыз!
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:10Туган ягым күлләре Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.3600
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.5100
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.5800
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.5600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.15700
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.12601
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.13600
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.12200
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.13300
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5100302
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.382800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).246504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209403
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика