Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Солянка рецепты

Рус кухнясыннан булган әлеге ашны күпләр ярата. Солянканың өч төре була - итле, балыклы һәм гөмбәле. Мин аның итлесен пешерергә яратам, дип яза безгә Мәлләтамактан Рисала Сәлахова. 

Шулпа өчен 500 гр сыер ите кирәк. Аны зур кәстрүлдә пешерәм. Ит кайнаган арада ысланган һәм пешкән казылыкны токмачлап турыйбыз. Итнең пешкәне дә кызганы да солянкага тәм бирәчәк. Андыйлары булса, шулай ук ашка турыйбыз. Аларга өстәп ветчина, сосиска да салырга була. Кәстрүлдәге ит пешкәч, суытабыз һәм шулай ук токмачлап турыйбыз. Туралган казылыкларны һәм итләрне шулпага салабыз. Туралган ике-өч баш суганны, кыргычтан озынча итеп чыгарылган уртача зурлыктагы кишерне майда кыздырабыз. Алар өстенә 150 грамм томат пастасы салабыз. Ун минутлап кыздыргач, шулпага салабыз. Аннары табада токмачлап туралган өч-дүрт тозлы кыяр кыздырабыз һәм кәстрүлгә салабыз. Барысын бергә 5 минут кайнатабыз да, солянканы сүндерәбез. Ризык табынга каймак, зәйтүн җимеше, лимон телеме, туралган яшел петрушка һәм укроп салып бирелә. (ред.)

 

Рисала Сәлахова. 
Мәлләтамак.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X