Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. "Соклану"салаты

Мөслим авылыннан Зилә Хатбуллина гади, шул ук вакытта бик тәмле салат рецепты тәкъдим итте. Тәмле һәм туклыклы булуыннан тыш, ул әле бик матур да. Шул сәбәпле әлеге салатны бәйрәм табынына еш әзерлиләр.

Кирәкле ингредиентлар: 300 г гөмбә, бер баш суган, 200 г тавык ите, 150 г кореяча кишер, 2 зур булмаган кыяр, майонез.
Ингредиентларны озынчалап турыйбыз. Кыярны эре кыргычтан чыгарырга була. Гөмбәне суган белән кыздырабыз. Тавык итен 40 минут пешерәбез. Әзер әйберләрне катламлап салабыз. Беренче кат – кыздырган гөмбә, икенче кат – тавык ите, аннан соң майонез сылыйбыз. Өченче кат – кореяча кишер, дүртенче кат – кыяр, янә майонез сылыйбыз. Салатны үзең теләгәнчә бизәргә дә була. Майонез кулланырга теләмәсәң, тоз салып, сметанага яисә баллы булмаган йогуртка тәмләткечләр, гәрчич кушып файдаланырга мөмкин.
Бәйрәм һәм эш көннәрендә якыннарыгызны “Соклану” салаты белән сыйлагыз. 
Ашыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X