Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Шоколадлы колбаса пешерәбез

Совет заманында популяр булган, өйдәге төрле әйберләрне катнаштырып, ярты сәгать әзерләп, өч сәгатьтән соң ашап була торган баллы пирожное.

- 250 г печенье (мәсәлән, "Юбилейное");
- 200 г атланмай;
- 1 стакан шикәр комы;
- 2 йомырка;
- 3 аш кашыгы какао порошогы;
- 2 аш кашыгы эретелә торган кофе;
- ярты стакан әстерхан чикләвеге
- ярты плитка шоколад (якынча 45 г).

Атланмайны сүрән утта эретәбез, шикәр комы кушып, бөтенләй эреп беткәнче утта тотабыз. Шикәр комы эреп беткәч, уттан алабыз.

Аерым савытта йомыркаларны яхшылап туглыйбыз һәм атланмай белән шикәр комы массасына кушабыз. Шулар янына какао порошогы, кофены өстибез, яхшылап болгатабыз.

Печеньены куна тактасына җәеп, уклау белән йөртеп, ваклап бетерәбез. 

Әстерхан чикләвеген куна тактасына җәеп, уклау ярдәмендә ваклыйбыз.

Шоколадны кул белән ваклап, дөге ярмасы зурлыгындагы кисәкләргә бүлгәлибез.

Печеньены, чикләвекне, шоколадны бергә кушабыз, болгатабыз. Өстенә атланмайлы сыек массаны салып, яхшылап болгатабыз. Болгата торгач, камыр кебек ябышкак масса килеп чыга. Берничә минут әвәләгәннән соң, ул савыт стенасыннан үзеннән-үзе куба башлый, формалаштыру өчен җайлы йомшак масса барлыкка килә.

Килеп чыккан масса сыек булса, тагын бераз печенье ваклап өстәргә була.

Барлыкка килгән массаны полиэтилен пакетка салып, колбаса рәвешенә кертәбез. Каты итеп кыскалап, әвәләп, тыгызлыйбыз һәм төреп суыткычка куябыз.



3 сәгатьтән соң шоколад колбаса катып җитә башлый. Аны кисәкләргә бүлеп, ашарга була.



12 сәгатьтән соң бу татлы тыгыз һәм йомшак колбаса булып җитә. Үткен пычак белән җиңел киселә.

Табынга куяр алдыннан, кисәкләргә шикәр комы сибеп җибәрергә мөмкин.



Рецепта кофены, чикләвекне, шоколадны кулланмаска да була.

Атланмайга куертылган сөт өстәп, колбасаның тәмен бераз үзгәртергә дә мөмкин.

Һәр хуҗабикә бу рецептны үзенчә төрләндереп, яңа тәм өсти ала.

МАТЕРИАЛ: http://intertat.tatar/ash-su/shokoladly-kolbasa/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев