Мослим

ТӘМЛЕТАМАК: сельдьлы винегрет ясыйбыз

Табынга биргәндә көнбагыш мае яки майонез салырга кирәк.

 200 грамм чистартылган тозлы сельдь балыгы, 2 пешкән бәрәңге, 1 пешкән чөгендер, 2 пешкән кишер, 1 башлы суган, 60 гр консервланган ташкабак, 2 тозлы кыяр, 0,5 стакан тозлы кәбестә, яшел борчак, тәменчә тоз, майонез яки көнбагыш мае алырга. 
Пешкән яшелчәләрне шакмаклап турарга. Башка яшелчәләр кызармасын өчен, туралган чөгендерне шунда ук көнбагыш маенда болгатып алырга. Бөтенесен дә салат савытларына өеп салып, сельдь кисәкләре, суган, яшел тәмләткечләр белән бизәргә. Табынга биргәндә көнбагыш мае яки майонез салырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: