Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң тәмле шашлык әзерләү серләре

Шашлык көтүчеләр ризыгы санала. Аны элек күбрәк таулы, далалы җирләрдә, сарык көтүлекләрендә пешергәннәр. Ә без шашлыкны бакчада, ишегалдында ясарга гадәтләнгән. Шулай да шашлык әзерләүнең һәм кыздыруның барлык шартларын да үтибезме соң?

Сарык шашлыгы

Сөяксез сарык итен өлешләп (15-20 сантиметр зурлыгында) аркылыга кискәләгез һәм атланмай белән майлагыз. Аннары борыч, ваклап туралган башлы суган, яшел тәмләткечләр катнашмасына манчып, керамик савытка салыгыз. Шуңа аш серкәсе сибеп болгатыгыз да, 6-7 сәгать суыкта тотыгыз. Гадәттә, бу шашлыкны чистартылган бәрән бөере һәм помидор белән кыздыралар. Әзер шашлык соус белән табынга бирелә.

Балык шашлыгы

Шашлык өчен тәрәч һәм судак балыгы кулай. Сөягеннән әрчелгән балык итен юып, салфетка белән корытыгыз. Шуңа лимон согы сибеп, зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез.

Орлыгы әрчелгән баллы борыч һәм ташкабакны боҗралап кискәләгез. Аннары, балык кисәкләрен шулар белән аралаштырып, шампурга тезеп кыздырыгыз.

Мангал бик биек булырга тиеш түгел. Ит яки балык күмердән 5-6 сантиметр биеклектә кыздырыла. Шул ук вакытта итне күмергә бик якын куярга да ярамый, көя башлый. Ә инде шашлык пешергәч, мангалны чистартып кую зарур. Шулай эшләмәсәң, икенче пешергәндә шашлык тәмле булмый.

Ит кидерткәнче шампурны үсемлек мае белән майлап, берничә минут утта кыздырып алыгыз. Ит кисәкләре сусыл булып пешәчәк.

Учак өчен утынны дөрес сайлау да шашлыкның тәме һәм сыйфаты өчен бик мөһим. Шашлык өчен иң кулае - яфраклы агач ботаклары, сәрби, каен агачлары. Шулай ук күгән (терн) һәм кизил агачлары да ярый. Ә менә ылыслы агачларны һич тә кулланмагыз. Ылыс исе шашлыкны тәмсезләндерә.

Мәгълүматлар интернет челтәреннән алынды.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев