Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Рүзилә Бәхтияровадан бәрәңге төрелгән тәбикмәкләр рецепты

Кемдә ничектер: безнең Матбугат үзәгендә бәйрәмнәргә һәркем үзенең “фирменный” ризыгын пешереп алып килә. Баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары Рүзилә Бәхтиярова бәрәңге төрелгән тәбикмәкләре (без аны “блинчики” дип йөртәбез) белән сыйлый. Телеңне йотарлык ризыкны әзерләү серләрен Рузилә үзе тулырак сөйләр.

– Кәстрүлгә 0,5 литр җылы сөт, 3 йомырка, 1 аш калагы (тулар-тулмас) тоз, 2 аш калагы шикәр комы салына. Яхшылап туглаганнан соң, он өстәп, бер төрле масса хасил булганчы, болгатырга кирәк. Камыр куе булырга тиеш. Шуннан соң, 4-5 аш калагы көнбагыш мае, 0,5 литр сөт өстәп, кабат яхшылап болгатасың. Бу юлы инде сыек консистенция барлыкка килә. 
Тәбикмәкләрне кызган майлы табада, яртышар чүмеч камыр салып пешерергә кирәк, камыр таба төбен капларлык булсын. Камырның өсте пешүгә икенче ягын әйләндерәсең һәм ут өстендә 1 минут чамасы тотасың. 
Әзер тәбикмәкләр суынган арада аның эчлеге әзерләнә. Пешкән бәрәңгегә бераз сөт, май һәм йомырка кушып, яхшылап төясең. Бер аш калагы әзер эчлекне тәбикмәк өстенә салып, конвертлап төрәсең. Төрелгән тәбикмәкләрне майлы табада алтынсу төскә кергәнче кыздырып алырга кирәк. Тәбикмәк өчен эчлекне эремчектән, ит һәм эчәге фаршыннан да ясарга була.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев