Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Рәмилә Габдуллинадан өчпочмак рецепты

Олы Чакмактан Рәмилә Габдуллинадан өчпочмак рецепты.

Татар халык ашларына кергән әлеге төр ризыкны яратмаган кеше бар микән?! Балаларым һәм оныкларым өчен бигрәк тансык бу камыр ризыгы. Бәйрәмнәрдә генә түгел, ялларда да бик яратып пешерәм мин аны. Өчпочмакның фәкать төче камырдан гына пешерелгәнен яратам. Дүрт кешелек гаилә өчен түбәндәге ингридиентлар кирәк була:

Камыр өчен: бер стакан сөткә бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы катык, тәменчә тоз, камыр кабарсын өчен чәй калагының өчтән бер өлеше чәй содасы, бер аш калагы көнбагыш мае салырга кирәк булачак. Йомшак итеп кенә камыр басабыз.

Эчлек өчен: 500 грамм сыер ите, уртача зурлыктагы 7-8 бәрәңге, суганны күп итеп салам, алай иткәндә бик сусыл, тәмле килеп чыга. Әнис, тоз һәм кирәгенчә борыч. Итне һәм бәрәңгене вак шакмаклап, суганны шулай ук шакмаклап турыйм.

Камырны басып бетергәч, озынча казылык формасында тәгәрәтегез, аннан 9-10 кисәк кечкенә кабартмалар кисәбез дә, һәрберсен аерым түгәрәкләп җәеп, эчлек салабыз.

Табаны сыек май белән майлыйбыз да, ясалган өчпочмакларны тезәбез, аралары бик якын булмасын.  Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куеп, бер сәгать ярым пешереп алабыз. Пешеп чыгарга 15 минут кала, өчпочмакларны бөргән урында калдырылган тишекккә шулпа салабыз һәм ак май белән майлыйбыз. Тәмле булсын!

 

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев