Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Резедадан – итле белен

Мөслимдә яшәүче Резеда Хәлиуллина беленне ит фаршы белән әзерләргә ярата. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез

Беленне барыбыз да ярата. Аны төрледән төрле эчлек белән дә әзерлиләр. Мөслимдә яшәүче Резеда Хәлиуллина беленне ит фаршы белән әзерләргә ярата. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер литр җылымса сөт, 3 йомырка, бер чәй калагы (өймичә генә) чәй содасы, берәр чәй калагы шикәр комы һәм тоз, өч стакан чамасы он, ярты стакан көнбагыш мае кирәк булачак. Эчлек өчен сыер итеннән 300 грамм фарш, ике аш калагы көнбагыш мае, ярты аш калагы тмин, әз генә кара борыч, ярты стакан су, бер йомырка, бер чәй калагы акмай кирәк булачак.

Әзерләү тәртибе: тирән савытка җылымса сөт, өч йомырка, тоз, шикәр комы, чәй содасы салып туглыйбыз. Миксер белән болгатсаң, яхшырак. Он салып, кабаттан болгатабыз. Өстенә май салып кабат болгатабыз да сыек камырны 15 минут “ял иттерәбез”. Ул арада уртача-югары температурага кадәр табаны җылытабыз да, көнбагыш маенда фаршны кыздырабыз. Туралган суган, тәмләткечләр, тоз салабыз. Фаршны биш минут кыздырып алабыз да, капкачын ябып, кайнаган су салып, 20 минут дәвамында салмак утта тотабыз. Аннары бераз су салып тугланган йомырканы фарш өстенә агызабыз. Яхшылап болгатып, тагын биш минут пешерәбез. Беленнәрне пешерер вакыт та җитте. Уртача утта алтынсу төскә кергәнче б еленнәр пешер әб ез. Һәрберсенә акмай, аның өстенә фарш салабыз һәм конверт формасында төрәбез. Табынга җылы килеш бирәбез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев