Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Регинадан – рафаэлло торты

– Кибетләрдә сатуда “Рафаэлло” кәнфитләре белән “Рафаэлло” печеньелары һәм прәннекләре барлыкка килде. Ә мин әлеге исемдәге тортны пешерергә өйрәндем. Үзегез дә ясап карагыз әле, авызда эрүче бу чәй тәме белән якыннарыгызны да сөендерегез, – ди Регина Гыйздатова.

Торт өчен кирәкле ингредиентлар: 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм эремчек, 1 чәй калагы сода, ярты чәй калагы тоз, бер стакан он.Әзерләү тәртибе. Тирән савытта йомырка белән шикәр комын бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Өстенә эремчек салабыз һәм тагын яхшылап болгатабыз. Катнашмага сода, тоз өстибез һәм бер стакан он салабыз. Катнашманы ныклап болгаткач, икенче стакан онны да салып, калак белән тагын болгатабыз. Әзер массаны сигез кисәккә бүлеп, бер сәгатькә суыткычка куябыз. Ул арада крем әзерли торабыз. Крем өчен 2 йомырка белән бер стакан шикәр комын кушабыз һәм болгатабыз. 2 аш кашыгы он, 450 мл сөт өстибез дә, болгатып, утка куябыз. Кайный башлагач, газдан алабыз. Газдан алу белән 200 грамм акмай өстибез. Суыткычтан алгач, коржикларны түгәрәк формага китереп, мичтә әзер булганчы пешереп алабыз. Коржларны җылы килеш алдан ясалган крем белән майлыйбыз һәм өстенә кокос стружкасы сибәбез. (Һәр корж саен крем сылана һәм стружка сибелә.) Телеңне йотарлык сигез катлы торт әзер!Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X