Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Пицца стилендәге коймак

Дустым Люда Кузнецова җайлы гына итеп бик тәмле коймак пешерә. Люданың коймаклары башкаларныкыннан эчлеге булу белән аерыла. Тәмле дә, туклыклы да!

Люда Кузнецова өйрәткән рецептны сезнең белән дә бүлешәбез. 
Әлеге ризыкны әзерләү өчен кефир, каймак, йомырка, он, чәй содасы, ветчина яки колбаса, сыр, помидор, зәйтүн (оливки), яшел тәмләткечләр, тоз кирәк. 
Иң элек эчлек ясыйбыз. Сырны угычтан чыгарабыз. Колбаса белән помидорны – шакмаклап, зәйтүнне түгәрәкләп турыйбыз. Яшел тәмләткечләрне ваклыйбыз. Эчлекне, савытка салып, болгатабыз. Шуңа каймак, йомырка салабыз, тоз сибәбез һәм кефир, чәй содасы һәм он кушабыз. Барысын бергә болгатып, коймакларны алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Табынга каймак белән бирәбез. 
Эчлек төрле булырга мөмкин. Иң мөһиме – камыр рецептын үзгәртмәгез. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X