Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Нурия Низамовадан чәкчәк рецепты

- Чәкчәкне һәркем үзе белгән ысул белән пешерә. Мин тәкдим иткәне җиңел ясалуы һәм тәмле булуы белән аерылып тора.

Зур савыт чәкчәк чыксын өчен 8 йомырка, якынча 400 гр он, ярты чәй калагыннан күбрәк чәй содасы, бер чеметем тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, өч аш кашыгы көнбагыш мае алына. Чәкчәк пешерү өчен 0,5-1 л көнбагыш мае кирәк булачак.
Йомыркаларны 2-3 минут блендерда туглаганнан соң, аннары сода салып, тагын 1 минут чамасы болгатам. Аннан соң тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, кашык белән бутый-бутый он салам. Онның күләме төрлечә булырга да мөмкин. Аның күләме, йомыркаларның зурлыгына карап, артып та китә. Иң мөһиме - камыр йомшак булсын! Ул никадәр йомшак булса, чәкчәк тә шулкадәр күпереп пешәчәк.

Яхшы итеп тугланган камырны 0,5 см калынлыкта ике өлешкә бүлеп җәйгәннән соң, үземә нинди зурлыкта һәм озынлыкта кирәк, шулай итеп кисәм. Кискән камыр бер-берсенә ябышмасын өчен онлап торырга кирәк. Пешерер алдыннан җиңелчә генә иләп аласың. Болай иткәндә май каралмый һәм күбекләнми. Тирән һәм киң савытка салып, майны кайнарларга куям. Әзерме-юкмы икәнен белү өчен майга 1-2 чәкчәк салып карыйм. Әгәр дә камыр майга батканнан соң 3-4 секунд эчендә өскә калка икән май әзер, дигән сүз. Әкренләп пешерә башларга да була. Май салынган савытыгыз сүрән утта торсын. Артык кайнар булса, чәкчәк телемнәре ярыла башлый. Камыр телемнәренең беразын майга салам да, өскә калкып чыга башлагач та, савытны ике яктан тотып, селкеткәли башлыйм. Шулай иткәндә чәкчәк чайкалып майга бата һәм тигез кабарып пешә. Зур калак белән болгатып торсаң да була. Алтынсу төскә кергәч тә чәкчәкләрне иләк яки башка җайланма белән майдан җыеп аласың һәм баллыйсың. Телеңне йотарлык тәмле чәкчәк килеп чыга!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецептлар рецепты тәмлетамак чәк-чәк чак-чак

Реклама
Реклама
2
X