Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК.Бәһиҗә Баһауовадан нарат күркәсеннән кайнатма

Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.

– Нарат күркәсен 15 майдан 15 июньгә кадәр җыярга кирәк. Бу вакытта алар йомшак һәм витаминнарга бик бай була. Нарат күркәсеннән кайнатма бик күп авырулардан файда. Мин аны болай әзерләдем. Күркәләрнең чистартып юганнан соң, бер сәгатьләп салкын суда тоттым. Суын сөзеп, кәстрүлгә күчердем. Күркәләрнең өстенә чыгып торырлык итеп су салдым. Бераз кайнатканнан соң, шикәр комы өстәдем. Аның нисбәте бергә-бер исәбеннән алына. Әйтик 1 кг күркәгә 1 кг шикәр комы саласы. Нарат күркәсен талгын утта 2 сәгатьтән артык кайнатырга кирәк. Кайнатма кызгылт төскә керергә тиеш. Масса карамельләшеп тә китмәсен. Әзер кайнатманы банкаларда сакларга.

Бу чорда нарат күркәсенең серкәлесе дә очрый. Алар күбрәк карт агачларда очрый. Серкәле күркәләрдән дә кайнатма әзерләргә мөмкин. Наратның ылысы да бик файдалы. Аны суда чайкатканнан соң, кайнаган суга саласың һәм кайнап чыкканнан соң бераз сикертеп аласың. Тәменчә шикәр комы салырга була. Төнәтмә суынгач, сөзеп банкаларга тутырырга.

Алдан табиб белән киңәшегез!

Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев