Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Мөслим егетләреннән бигрәк тәмле шашлык рецепты

Мөслим егете Илмир Нуриевтан телеңне йотарлык шашлык рецепты тәкъдим итәбез.

– Шашлык яратмаган кеше бар микән ул?! Кемдер тавыкныкын, икенче берәүләр сарык шашлыгын үз итә. Дуңгыз ите яисә балыкны да куырып ашаучылар бар. Ләкин иң тәмле шашлык яңа суелган яшь мал итеннән чыга. Туңдырып эретелгән иттән шашлык әзерләргә ярамый. Тәме ягыннан да, сыйфаты ягыннан да начар булачак.  Җәй көне шашлык пешереп ашавы бигрәк тә күңелле. Табигать кочагында бу ризык шулкадәр тәмле була. Борыннарны кытыклап, исе белән туенып бетеп, тәмләп, учакта пешерергә яратам. Кайберәүләр, җайлы дип, “барбекюшница”да пешерә. Ләкин таякка тезеп пешерелгәне сусылрак та, тәмлерәк тә була. Шашлык өчен иң симез сарыкны суярга кирәк. Итне эре-эре кисәкләргә бүләбез, кибеттә сатыла торган шашлык өчен махсус тәмләткечләр, тоз, кара борычны бергә кушып, шуны иткә салып болгатабыз да төнгә калдырабыз. Иртән инде пешерергә була, – ди Ильмир. – Шашлыкка суган бөтенләй кирәк түгел. Итнең тәмен ала һәм аны ит белән бергә пешереп тә булмый, суган тизрәк пешә һәм яна башлый. Шашлыкка уксус салганым юк. Бозыла башлаган иткә генә уксус салалар, дип беләм. Шашлык ул үз суында, тозда, борычта гына маринадланып бетәргә тиеш. Шашлыкның йомшак, сусыл, кызарып чыжылдап торуының сере – утта әкрен генә, гел-гел әйләндереп торып, озак итеп кыздыруда. Ит пешкәч, түгәрәк телемнәр белән суган турап, кетчуп-майонезны бергә кушып ясалган соус янына ипи белән куябыз. 
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X