Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: Мөслимә ападан – чәй тәме

Мөслимдә яшәүче Мөслимә Хазбулатова  бик тәмле чәй тәме пешерә.

– Җылымса суда 1 бәләкәй кап чүпрәне җебетәбез. Шуны ярты стакан җылытылган сөткә салабыз һәм ярты стакан чамасы җылы су өстибез. Әйбәтләп туглап, 2 йомырка кушабыз. Барлыкка килгән массага он салып болгатабыз. Камыр коймак камырыннан шактый куерак, токмачныкына караганда нык йомшак булса, әйбәт. Әзер камырны җылы урынга куеп, 2 сәгать чамасы тотасы. Аннан соң пешерә башларга була. Камырны җәеп, кош теле кебек кисеп тә пешерергә мөмкин. Калак белән чамалап салып, майда кыздырып алырга да ярый. Майны башта әйбәтләп кыздырырга кирәк. Әзер ризыкны (ул бавырсак формасындарак була), мае сеңмәсен өчен, кәгазь салфетка куелган савытка салып барасы. Өстенә шикәр пудрасы сибеп, чәй янына җылы көе бирсәң, тагы дә тәмлерәк була.
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев