Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Миләүшәдән – тәмле коржик

– Балачакта яратып ашаган тәмле коржиклар бүген дә бик тансык. Ваниль исе аңкып торган сөтле коржикларның тәме әле дә авызда кебек. Коржикларны өйдә дә пешереп була. Сезгә уңайлы рецепт тәкъдим итәм, – ди Мөслимнән Миләүшә Габидуллина.

– Кирәкле ингредиентлар: 400 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм маргарин, 80 мл сөт, 1 йомырка, 10 грамм разрыхлитель, 1 чәй калагы ванилин. 
Әзерләү тәртибе: маргаринны ваклыйбыз да шикәр комы, йомырка һәм сөт белән болгатабыз. Сыек массага ванилин, разрыхлитель, он өстибез. Камырны тиз басу кирәк. Ул йомшак булырга тиеш. Шулай булганда гына коржикларның йөзе килә һәм бик тәмле килеп чыга. Камырны кул белән формалаштырабыз һәм 0,6 сантиметрдан артык калын итмичә җәябез. Аны үзеңә ошаган фигуралар рәвешендә дә, махсус коржик формасы белән дә кисәргә була. Әзер коржикларны майланган табага тезәсе һәм алдан 180 градуска кадәр җылытылган духовкада пешерәсе. Камыр чама белән 15-20 минутта пешеп тә чыга. Духовкадан алгач, коржиклар өстенә шикәр пудрасы сибәргә була. 

Тәмле булсын!

Фото – Миләүшә Габидуллина гаилә архиыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X