Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Миләүшәдән – сгущенкалы пирог

– Чәй янына, гадәттә, печенье-кәнфит куела. Пирогларны да элеккеге вакытлардагы кебек бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә яратып ашыйбыз. Өйдә пирог пешерергә дә остарып беттек, дияргә була. Сгущенкалы пирог рецептын сезгә дә тәкъдим итәм, – ди Әмәкәй авылында гомер итүче Миләүшә Шәрипова.

Иң гади һәм тиз ясалучы чәй тәмен әзерләргә менә нәрсәләр кирәк: 
100 грамм сыер мае, 300 грамм печенье (“Юбилейное”), 3 данә йомырка сарысы, 400 грамм куертылган сөт (сгущенка), ярты лимон. 
Әзерләү тәртибе: печеньены пакетка салабыз да артык вак итмичә генә изәбез. Изелгән печенье өстенә вак итеп туралган һәм нык итеп суытылган май салабыз да яхшылап болгатабыз. Әзер массаны формага тигез итеп җәеп салабыз һәм кырыйларын чама белән ике сантиметр биеклектә күтәртеп урнаштырабыз. Камыр салынган форманы 180 градускача җылытылган мичткә 15 минут пешерәбез. Ул пешкән арада пирогның эчлеген ясыйбыз. Йомырканың сарысына сгущенка салып болгатабыз, лимон согы өстибез һәм кабат яхшылап болгатабыз. Духовкадан форманы алып, печеньелы-майлы “камырга” эчлекне салабыз һәм 15 минутка духовкага тыгабыз. Әзер булгач, пирогның өстен төрле җиләк-җимеш белән бизибез. 
Тәмле булсын!

Фото – Миләүшә Шәрипованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев