Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Миләүшәдән – маринадланган гөмбә

Бәйрәм өстәлләрендә генә түгел, көндәлек табында да гөмбә – тансык ризык.

Гөмбәне яратмаган кеше бик сирәктер. Аны тозлап та, маринадлап та, кыздырып та ашыйлар. Запеканка өчен дә кулланалар. Иске Карамалы авылында яшәүче Миләүшә Гәрәева гөмбә маринадлау рецептын тәкъдим итә. 
 

Кирәкле ингредиентлар: 1 кг гөмбә, ике тырнак сарымсак, 2 аш калагы тоз, 4 аш калагы серкә, 1 аш калагы шикәр комы, лавр яфрагы, борыч. Әзерләү тәртибе: чистартылган, юылган гөмбәләрне 2 минут кайнатып алабыз. Сөзәбез һәм суытабыз. Ләкин артык суынып та бетмәсен, бераз җылы булырга тиеш. Шуның өстенә сарымсак, тоз, серкә, шикәр комы, лавр яфрагы, борыч өстибез дә өстенә кайнаган салкын су салабыз. Тозлы яратсагыз, аны күбрәк тә салырга була. Суның күләменә килгәндә, ул гөмбәнең өстенә бераз чыгып торырга тиеш. Яхшылап болгатабыз һәм салкын урынга куябыз. Гөмбәләр төгәл бер тәүлектән маринадланып та өлгерә. 
Тәмле булсын! 


Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев