Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. МАНТЫНЫ – МУЛЬТИВАРКАДА

Бөтен йортка тәмле ис таратып, парда пешкән мантыларны кем генә яратмый икән?! Уңган хуҗабикәләр хәзер бу ризыкны мантоваркада гына түгел, мультиваркаларда да бик оста пешерә. Метрәй авылында яшәүче Фәүзия Хәйбрахмановадан сезгә манты рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: эчлек өчен– сыер итеннән 500 г фарш; – 100 мл бозлы су; – тәменчә тоз; – 2 баш суган;– 30 г атланмай.камыр өчен– 200 мл су; – 3-4 стакан он, – 1 чәй калагы тоз. Иң элек эчлек әзерлибез. Итне юып, иттарткычтан чыгарабыз. Аңа вак итеп туралган суган кушабыз. Шулай ук тоз, борыч өстибез һәм барысын бергә болгатабыз. Камыр ясау өчен тирән савытка ике стакан он, тоз һәм бозлы су салып, камыр басабыз. Аны, азык пленкасына төреп, 30 минут “ял иттерәбез”. Аннары камырны дүрт өлешкә бүләбез. Аларның һәрберсеннән диаметры чама белән 4 см булган кисәкләр ясыйбыз. Аларны кечкенә кисәкләргә бүләбез һәм һәрберсен уклау белән юка итеп җәябез. Токмач камыры кадәр зур җәем ясап, аны шакмаклап бүләргә дә була. Әзер камыр өстенә фарш һәм май кисәге куябыз. Кырыйларыннан чеметеп, камырны конверт формасында ябыштырабыз. Мантоваркада мантылар ярты сәгать эчендә пешеп тә чыга. Әзер мантыларны өстәлгә төрле соус, каймак белән бирергә була. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев