Мослим

ТӘМЛЕТАМАК. Люда Кузнецовадан пицца стилендәге коймак

Дустым Люда Кузнецова җайлы гына итеп бик тәмле коймак пешерә. Люданың коймаклары башкаларныкыннан эчлеге булу белән аерыла. Тәмле дә, туклыклы да!

Дустым Люда Кузнецова җайлы гына итеп бик тәмле коймак пешерә. Люданың коймаклары башкаларныкыннан эчлеге булу белән аерыла. Тәмле дә, туклыклы да! Люда Кузнецова өйрәткән рецептны сезнең белән дә бүлешәбез.

Әлеге ризыкны әзерләү өчен кефир, каймак, йомырка, он, чәй содасы, ветчина яки колбаса, сыр, помидор, зәйтүн (оливки), яшел тәмләткечләр, тоз кирәк.

Иң элек эчлек ясыйбыз. Сырны угычтан чыгарабыз. Колбаса белән помидорны – шакмаклап, зәйтүнне түгәрәкләп турыйбыз. Яшел тәмләткечләрне ваклыйбыз. Эчлекне, савытка салып, болгатабыз. Шуңа каймак, йомырка салабыз, тоз сибәбез һәм кефир, чәй содасы һәм он кушабыз. Барысын бергә болгатып, коймакларны алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Табынга каймак белән бирәбез.

Фото - Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: