Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ләйсәннән татарча азу

Азу татар ашлары арасында киң таралган. Бәрәңге белән әзерләнгән сусыл ит кисәкләре, суган, помидор, сарымсак һәм, әлбәттә, тозлы кыяр катнашындагы бу ашны кем генә яратмый икән?!

Азуны сыер итеннән әзерләсәң, аеруча тәмле була. Сарык яки тавык итен кулланырга да була. Мөслимнән Ләйсән Бариева татарча азу пешерү серләре белән уртаклаша. 
Кирәкле ингредиентлар: ярты килограмм сыер ите, 5-6 бәрәңге, 2 тозлы кыяр, 3 баш суган, 2 тырнак сарымсак, ике аш кашыгы томат пастасы, лавр яфрагы, тәменчә тоз һәм борыч. 
Сыер итен саламлап турыйбыз һәм тирән казанда үсемлек мае белән кыздырып алабыз. Суганны ярымбоҗралап кисәбез дә ит өстенә салабыз һәм йомшарганчы кыздырабыз. Аннары кыярны эре кыргычтан чыгарып, томат пастасы белән бергә казанга салабыз, кирәгенчә шулпа өстибез. Казанның капкачын каплыйбыз һәм әзер булганчы томалап пешерәбез. Чистартылган һәм саламлап туралган бәрәңгене аерым табада кыздырабыз да, пешәр-пешмәс итле казанга салабыз. Борыч, тоз, вакланган сарымсак һәм лавр яфрагы өстибез. Азу тәмам әзер булгач болгатабыз һәм, капкачын каплап, 5 минут тотабыз. Табынга биргәндә укроп сибәргә онытмагыз. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев