Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ләйсәниядән – җиләк-җимеш пирогы

Җәй көне хуҗабикәләр җиләк-җимеш пироглары пешерүгә өстенлек бирә. Мөслимдә гомер итүче Ләйсәния Шабаевадан бик тәмле пирог рецеп¬тын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 100 грамм ак май, 1 йомыр­ка, 3 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 ста­кан он кирәк.

Эчлек өчен 500 грамм каймак, 200 грамм шикәр комы, 3 йомырка, 3 аш ка­лагы крахмал, бер кечкенә пакет ванилин алына.

Пирог өчен кирәкле ингредиентларны һәр хуҗабикә үзе чамалый­дыр. Камырның тыгызлы­гына, шулай ук формасы­на карап, он күләмен арт­тырырга яисә киметергә була. Камыр басабыз да, формага салып, кул белән ян-яннарын тигезли­без. Эчлек агып чыкма­сын өчен кыр-кырларын күтәртеп куябыз. Эчлек­не әзерләгәнче формада­гы камырны 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Камыр эченә юып чистар­тылган карлыган, кура җиләге, яки төше алын­ган чия салабыз да, алар өстенә эчлекне агыза­быз. Мин, гадәттә, чиягә өстенлек бирәм. Пирог 180-200 градус кайнар­лыктагы духовкада ярты сәгатьтән әз генә арты­грак вакытта пешеп чыга.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X