Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ләвәшкә төрелгән рулет

Ләвәшкә төрелгән краб таякчыкларыннан булган рулет рецептын тәкъдим итәбез.

Көтмәгәндә килеп кергән кунакларны сыйлау өчен дә тиз генә ясарга мөмкин аны.

Рулет өчен 1 ләвәш, 200 г краб таякчыклары, пешкән 4 йомырка, 4 тырнак сарымсак, укроп, 3 аш кашыгы майонез кирәк. Иң элек краб таякчыкларын һәм йомырканы вак итеп турарга, кыскыч аша чыгарылган сарымсакны майонез белән болгатып, ләвәш өстенә юка гына итеп сыларга кирәк. Аның өстенә майонез белән болгатылган ингредиентларны тигезләп җәябез.

Аннары вак кыргычтан уылган сыр, туралган укроп сибәбез. Ләвәшне артык нык тыгызламыйча төреп, салкын урынга куеп торабыз. Рулетны тигез бүлемнәргә кисеп, тәлинкәгә тезеп чыгарабыз. Өстенә укроп яисә яшел тәмләткечләр сибәргә мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X