Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: ләвәшкә төрелгән рулет

Бүген Мөслимнән Миләүшә Солтанова бик тиз генә әзерләнә торган рулет ясарга өйрәтә.

Рубрикабыз көннән-көн популярлык казана бара. Һәркем үзе яраткан үзенчәлекле ризыкларны әзерләү серләре белән уртаклашырга тели. Бүген Мөслимнән Миләүшә Солтанова бик тиз генә әзерләнә торган рулет ясарга өйрәтә.

– Ләвәшкә төрелгән краб таякчыкларыннан булган рулетны мин үзем бик яратам. Көтмәгәндә килеп кергән кунакларны сыйлау өчен дә тиз генә ясарга мөмкин аны.

Рулет өчен:

1 ләвәш, 200 гр краб таякчыклары, пешкән 4 йомырка, 4 тырнак сарымсак, укроп, 3 аш кашыгы калак майонез кирәк.

Иң элек краб таякчыкларын һәм йомырканы вак итеп турарга, кыскыч аша чыгарылган сарымсакны майонез белән болгатып, ләвәш өстенә юка гына итеп сыларга кирәк. Аның өстенә майонез белән болгатылган ингредиентларны тигезләп җәябез. Аннары вак кыргычтан уылган сыр, туралган укроп сибәбез. Ләвәшне артык нык тыгызламыйча төреп, салкын урынга куеп торабыз. Рулетны тигез бүлемнәргә кисеп, тәлинкәгә тезеп чыгарабыз. Өстенә укроп яисә яшел тәмләткечләр сибәргә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецептлар

Реклама
Реклама