Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Лилия Зәйниевадан окрошка рецепты

Мөслимдә яшәүче Лилия Зәйниева бик тәмле окрошка әзерли. Аның рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 

– Куаста яшелчәләр белән әзерләнгән салкын ашны күпләр үз итәдер. Окрошканы җәй көне генә түгел, елның һәр фасылында ясарга була. Хәзер бит кибетләрдә җаның теләгән яшелчә һәм яшел тәмләткечләр тулып ята. Иң мөһиме – окрошкага салынган яшелчәләр вак итеп һәм шакмаклап туралган булырга тиеш. Өлкәннәр әлеге төр ризыкны яшелчәләрдән генә әзерләсә, яшьләр үзенчәлекле тәм бирү өчен аңа ит яисә балык та өсти. 
Дүрт кешелек гаилә өчен 1,5-2 литр куаска 3-4 пешкән бәрәңге, 3 кыяр, 4 пешкән йомырка, ваклап туралган яшел суган (зур гына касә), 3 аш кашыгы петрушка, бер чәй кашыгы гәрчич кирәк була. Барысын да бер кәстрүлгә салабыз. Табынга бирер алдыннан һәркемнең аш тәлинкәсенә берәр кашык каймак та салырга онытмагыз. Итле окрошка ясарга уйласагыз, 1,5 литр куаска пешереп туралган 250-300 грамм чамасы сыер ите, уртача зурлыктагы 3-4 пешкән бәрәңге, бер-ике баш суган, 1-2 пешкән йомырка, петрушка һәм әнис кирәк була. Итле окрошкага мин гәрчич салмыйм. Бик тәмле килеп чыга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев