Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Лилия Низамовадан өчпочмак рецепты

"Һәр гаиләдә ит белән бәрәңгедән пешкән ризыкны яратып ашыйлар. Без бигрәк тә өчпочмак пешерергә яратабыз", - ди Лилия Низамова. Лилиянең өчпочмак рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бер савытка 260 миллилитр җылымса сөт салып, 60 грамм ак май өстәгез, 15 грамм чүпрә кушыгыз, 1,5 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз салыгыз һәм кирәк кадәр он салып, камыр басыгыз. Соңыннан, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәп, бер сәгатькә җылы урынга куегыз .

Камыр кабарган арада бер баш суган (100-200 грамм), тавыкның түш итен (400 грамм) һәм бәрәңгене (450 грамм) вак кисәкләргә шакмаклап турагыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салыгыз, эчлекне бергә кушып, кирәгенчә тоз һәм борыч сибегез дә, барысын бергә болгатыгыз. Эчлекне уртача кызулыктагы духовкада 20-25 минут тотыгыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан савытка бушатып, суытырга куегыз.

Камырдан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисегез һәм 15 минутлап кабарганнан соң, диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр җәегез. Һәрберсенә 80-82 грамм чамасы эчлек салыгыз. Камырның өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш. Табаны сыек май белән майлап өчпочмакларны тезегез. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз. Өчпочмакларны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30-35 минут пешерегез. Әзер өчпочмакларны, 5-10 минут суытканнан соң табынга бирегез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X