Мөслим-информ

Тәмлетамак: Лилия Хафизова самса пешерү серләре

Үзбәк халкының суганлы-фаршлы камыр ризыгы белән мөслимлеләрне Карина кафесы кызлары таныштырды. Кояшлы Үзбәкстанда туып, шунда үскән татар кызы Зәмирә Гыйлфанов, җирлегебездә кафелар челтәре ачканнан соң, милли ризыклар янәшәсенә самса, куляб кебек үзбәк халык ашларын да тәкъдим итә башлады.Бу ризыкларны өй шартларында да әзерләп була.Бүген самса пешерү серләренә әлеге кафе кондитеры Лилия Хафизова өйрәтә.

Самса катлы камырдан әзерләнә. Аның өчен кирәкле күләмдә җылы су, тоз, он алына. Уртача катылыктагы камыр басканнан соң, аны юка итеп җәясең, йомшак ак май сылыйсың һәм кире җыясың. Бу процесс 2-3 тапкыр кабатлана. Соңгысында камырны торба формасында төрәсең дә, 60 шар граммлы кисәкләргә бүләсең.

Эчлек өчен(10 самсага) 250 г сыер, 250 г тавык фаршы алына. Шуңа вак кына турап 300 г суган салына, 10 г тоз, 10 г кара төелгән борыч сибелә.

Камыр кисәкчеген түгәрәк итеп җәябез, тиешле күләмдә эчлек салабыз һәм юка өчпочмак ясыйбыз. Майлы табага салганда өчпочмакны әйләндереп салабыз, бөрелгән өлешләре аста кала Самса духовкада 30 мин пешә. Самсаны шул килеш тә, шулпа белән дә ашарга була. Ашыгыз тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: