Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: Лилия Галиевадан "Тәмле" салаты рецептын тәкъдим иткән

Бу салатны мин еш кына бәйрәм табынына әзерлим. Кунаклар бик мактап ашый. Бик тәмле һәм өстәвенә матур да килеп чыга әле ул. Якыннарыгыз ашап карагач, һичшиксез, рецептын да сораячак әле", - дип, Лилия әлеге салатны ясау сере белән уртаклашты. Салат өчен 1 тавыкның түш ите, 300 грамм шампиньон гөмбәсе,1 банка...

Бу салатны мин еш кына бәйрәм табынына әзерлим. Кунаклар бик мактап ашый. Бик тәмле һәм өстәвенә матур да килеп чыга әле ул. Якыннарыгыз ашап карагач, һичшиксез, рецептын да сораячак әле", - дип, Лилия әлеге салатны ясау сере белән уртаклашты. Салат өчен 1 тавыкның түш ите, 300 грамм шампиньон гөмбәсе,1 банка консервланган кукуруз, 200 грамм сыр, 1 баш суган, 2 тырнак сарымсак, 1 банка консервланган ананас, тәменчә майонез кирәк булачак. Гөмбәне суган белән кыздырып алырга. Пешкән тавык итен, ананасны шакмаклап турарга. Сарымсакны төяргә. Туралган тавык итен өстенә төелгән сарымсакны кушып, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә сыр кырабыз. Һәр кат саен майонез сылап, калган ингридиентларны салып бетерәбез. Теләгәнчә бизәргә дә була. Мин инде әлеге салат өстен укроп, петрушка белән бизим. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев