Тәмлетамак: Әлфинур Ногмановадан бишбармак рецепты

"Нигездә ит һәм камырдан торган бу туклыклы ризыкны үзбәкләр дә, казах һәм кыргызлар да, башкорт һәм татарлар да яратып пешерә. Ләкин шунысы бар: бишбармакны ике кеше бергәләп әзерләү уңайлырак", - ди коллегабыз Әлфинур Ногманова. Әлеге ризыкны әзерләү серләрен ул газета укучыларыбызга да сөйләде.
- Иң элек шулпада майлы ит пешерергә куябыз. Бишбармак өчен тавык, сарык, сыер, үрдәк яки каз итен аз-азлап салсаң да, әлеге "ассорти" ның һәрберсеннән аерым гына пешерсәң дә була. Ит пешеп чыгар алдыннан 1 литр сыешлы кәстрүлгә яки чүмечкә шулпадагы өрене (ул күп булмаса, бераз шулпа да өстисең) җыеп саласың, өрегә ярымтүгәрәк итеп туралган суган һәм бераз тоз саласың да, пешерергә куясың. Суган үтү күренмәлегә әйләнгәч, уттан алырга була.
Ит пешкәннән соң, шулпага әрчелгән түгәрәк бәрәңгеләр салып пешерәсең. Бәрәңгене сөзеп алып, зур тарелкага саласың һәм бераз ваклыйсың. Бәрәңге пешкән арада зур гына җәем токмач камыры җәеп куясың, гаиләдә камыр яратучылар күп булганда ике җәем дә артык булмый. Һәм камырны ромбиклап турап, ит белән бәрәңге пешкән шулпада кабартып аласың. Камыр пешкән арада зур тарелкадагы туралган бәрәңге өстенә пешкән итне турап саласың. Ит өстенә - камырның (камырны иң аста калдырсаң да була) һәм иң өскә өредә пешкән суганның бер өлешен саласың (суынып китсә, кайнарлап алырга да була).
Исеменнән күренгәнчә, бишбармакны фәкать кул белән генә ашыйлар. Аның бөтен тәме дә шунда. Ашауның да тәртибе бар: иң элек кулга камыр аласың, аның өстенә ит, бәрәңге һәм суган салып, камырны төргән кебегрәк итеп кабасың. Тарелкада камыр һәм суган беткән саен, өстәп торасың. Ингриедентлар кала икән, аларны шулпага салып, икенче көнне ашау өчен калдырасың.
Кайдадыр бишбармакны - бәрәңгесез генә, кайдадыр кишер дә салып пешерәләр. Әзер шулпаны касәгә салып бирүчеләр дә бар. Кемгә ничек ошый, кемнең фантазиясе ничек эшли инде. Иң мөһиме: бишбармагыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 20:00Үткәннән бер мизгел Фотоны Мөслим авылыннан Айгөл Латыйпова тәкъдим итте.5000
-
11 август 2022 - 19:02Маринадланган кыяр Уңган хуҗабикәләр кышка төрле тәм-том әзерли. Райондашыбыз Лилия Галиева да кышкылыкка кайнатмалар, салатлар ясаган. Лилиядән маринадланган кыяр рецептын тәкъдим итәбез.5300
-
11 август 2022 - 18:05Суган белән сарымсакны ничек сакларга Бакчалардан иң беренче булып җыелып алынучы уңыш суган белән сарымсактыр. Яңгыр вакытында яугач, җылысы да булгач, узган елдан аермалы буларак, быел әлеге нигъмәтләр эрерәк. Инде черетмичә саклыйсы гына кала.5500
-
11 август 2022 - 14:35Касса аппаратларын дөрес кулланыгыз Уңышлы профилактика контроль-касса техникасын куллану тәртибен үтәүне контрольдә тоту кирәклеген киметә.7300
-
11 август 2022 - 14:20Сөтчелек комплексында Авыл җирлекләре башлыклары Үрәзмәттәге "Август-Мөслим" мегафермасында булдылар.14600
-
11 август 2022 - 13:45"Михайловка" станциясендә күнегүләр үтте Транснефть-Прикамье " АҖ Татарстан Республикасында планлы укыту - күнегүләр дәресен үткәрде.7700
-
11 август 2022 - 13:10Фороста беренче смена Укучылар өчен Кырымда шактый еллар лагерьлар эшли. Быел шундый сәламәтләндерү лагере Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең “Ак Барс” сәламәтләндерү комплексында ачылды. Тест режимындагы сменада катнашучы 40 студент беренче кунаклар булды. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итүчеләр дә булып тора.11600
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
11 август 2022 - 08:30Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә?Ел саен шушы чорда мәктәптә укучы балалары булган әти-әниләр кибет бусагаларын таптый башлый.9700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5714702
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.583801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).483304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.442703
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.375801
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.321000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика