Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Лагман пешерү серләре

Лагман үзбәкләрнең яраткан милли ризыгы саналса да, ул безнең якларда да популярлашып бара.

- Лагман әзерләүнең бер катлаулылыгы да юк. Ул токмачлы ашның куерагын гына хәтерләтә. Ләкин ризык составында витаминга бай яшелчәләр күп. Лагман өчен

0,5 кг ит,

1,5 л чамасы ит шулпасы,

300 гр токмач,

1 бәрәңге,

уртача зурлыктагы яшел шалкан,

1 кишер,

2 болгар борычы,

 

2 помидор,

2 баш суган,

2-3 тырнак сарымсак,

яшел тәмләткечләр,

3-4 аш кашыгы үсемлек мае,

тоз һәм борыч кирәк.

Иң элек итне шакмаклап турыйбыз да, чуен казанда кыздырылган көнбагыш маена салып кыздырабыз. Итне аерым порцияләр белән кыздырсаң, тагын да әйбәт. Ул вакытта ит пешми, ә тиешенчә кыза. Казандагы ит өстенә шакмаклап туралган яшелчәләрне - болгар борычы, шалкан, кишер, помидор һәм суганны - салып, болгата-болгата, 5-7 минут кыздырып алабыз.

Аннары казанга җылы шулпа өстибез. Кайнап чыкканнан соң, газны киметеп, бер сәгать чамасы томалап пешерәбез. Әзер булырга 15 минут кала шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз.

Ул арада токмач камыр җәелә. Камыр өчен он, 2 йомырка, 1 стакан су, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк. Токмачныкыннан аз гына калынрак итеп җәелгән камырны 0,5-0,7 см киңлектәге озынча тасмалар рәвешендә кисәбез. Лагман өчен әзер токмачны хәзер кибетләрдән дә табарга була. Токмачны кайнаган суда пешереп алабыз да, дуршлагта сөзәбез. Аннары тирән савытларга яки аш тәлинкәсенә - башта токмачны, аның өстенә казандагы ингриедентларны салабыз да, вак итеп туралган петрушка, укроп кебек тәмләткечләр һәм сарымсак сибәбез. Лагман табынга кайнар килеш бирелә. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев