Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: кышка әзерләнәбез

Эре угычта уылган кишерне һәм ваклап туралган башлы суганны үсемлек маенда җиңелчә кыздырып алыгыз.

Яшелчә салаты 
Эре угычта уылган кишерне һәм ваклап туралган башлы суганны үсемлек маенда җиңелчә кыздырып алыгыз. Орлыгы әрчелгән баллы һәм әче борычны саламлап турагыз, помидорны иттарткычтан чыгарыгыз. 
Аннары барлык яшелчәләрне бергә кушып, тоз һәм шикәр комы өстәгез дә, 20 минут томалап пешерегез. Салатны уттан алгач, лимон кислотасы өстәп болгатыгыз һәм пешекләнгән банкаларга кайнар килеш тутырып капкачлагыз. Салатлы банкаларны суынганчы өстен аска әйләндереп тотыгыз. 
Өч литрга: 2 кг помидор, 200 г башлы суган, 200 г кишер, 600 г баллы борыч, бераз әче борыч, ярты стакан үсемлек мае, 2 чәй кашыгы лимон кислотасы, 1,5 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы кирәк. 
Яшел помидор боламыгы 
Юып әрчелгән барлык яшелчәләрне иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа үсемлек мае, томат соусы, тоз һәм шикәр комы кушып, 40 минут пешерегез. 
Орлыгы әрчелгән баллы борычны ваклап турагыз да, әзерләнгән яшелчә катнашмасына кушып, яңадан 20 минут пешерегез. Кайнар боламыкны пешекләнгән банкаларга тутырып капкачлагыз. 
Дүрт литрга: 2 кг яшел помидор, 0,5 кг баллы борыч, 1 кг кишер, 1 кг суган, 1 стакан үсемлек мае, ярты литр әче томат соусы, тоз һәм шикәр комы кирәк. 
Аш тәмләткеч 
Иң элек яшелчәләрне юып киптерегез. Аннары яшел тәмләткечләрне ваклап турагыз, кишерне эре угычта уыгыз, башлы суган, баллы борыч һәм помидорны ваклап турагыз. Барлык яшелчәләрне эмаль кәстрүлгә салып, тоз өстәп болгатыгыз. Шул катнашманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, полиэтилен капкач белән капкачлап, суыткычта саклагыз. Бу тәмләткеч ашка, соуска, итле ризыкларга кушу өчен яхшы. 
Дүрт литрга: 1 кг помидор, 1 кг кишер, 1 кг башлы суган, 300 г баллы борыч, 300 г яшел тәмләткеч, 1 стакан тоз кирәк. 
Борычлы чөгендер салаты. 
Чөгендерне иттарткычтан чыгарыгыз, баллы борычны саламлап, помидорны кисәкләп, суганны ярым божралап, сарымсак белән укропны ваклап турагыз. 
Туралган чөгендер, борыч, помидор һәм суганны кәстрүлгә салыгыз да, үсемлек мае өстәп, 30-40 минут пешерегез. Аннары шикәр комы, тоз, сарымсак, укроп, аш серкәсе өстәп, кабат 10-15 минут пешереп алыгыз. Салатны кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлагыз. 
Җиде литрга: 4 кг чөгендер, 1,5 кг помидор, 1 кг баллы борыч, 2-3 баш суган, 200 г сарымсак, ярты литр үсемлек мае, 1 стакан аш серкәсе, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, укроп кирәк. 
Помидордан соус 
Беренче ысул. Пешкән помидор кабыгын урталай кисеп, өстенә кайнар су коегыз, кабыгын салдырып, эре кисәкләп турагыз. Баллы борычны буйга ярыгыз. Эчендәге орлыкларын алып, шакмаклап турагыз. Ә башлы суганны вак итеп турагыз. Яшелчәләрне тирән табага салыгыз. Шуңа томат согы, аш серкәсенең эссенциясен кушыгыз. Барысын бергә ачык табада 1 сәгать кайнатыгыз. 
Аннары, шикәр комы, тоз, горчица һәм аш тәмләткечләр өстәп, яңадан 30 минут пешерегез. Көймәсен өчен, соусны даими болгатыгыз. Әзер соусны кайнар килеш стерилизацияләнгән банкаларга тутырыгыз. 
Соус ясау өчен: 1,5 кг помидор, 3 кызыл һәм 3 яшел баллы борыч, 750 г суган, 600 г томат согы, 6 аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе (25%), 600 г шикәр комы, 3 чәй кашыгы тоз, төелгән кызыл борыч, 1 чәй кашыгы төелгән канәфер, 1 аш кашыгы горчица кирәк. 
Икенче ысул. Әрчелгән суган белән сарымсакны ваклап турагыз. Үсемлек маенда җиңелчә кыздырып алыгыз. Туралган яшел тәмләткечләр һәм ит шулпасы өстәгез. Кабыгы әрчелгән помидорны вак шакмаклап турагыз. Барысын бергә кәстрүлгә салып, салмак утта 30 минут кайнатыгыз. Шуңа тоз белән кара борыч кушыгыз. Бераз гына томат пастасы салсаң да ярый. 
Соус өчен: 1,5-2 кг помидор (консервланган да ярый), 1 баш суган, 1 бармак сарымсак, 1 аш кашыгы үсемлек мае, укроп, петрушка һ. б. яшел тәмләткечләр, 800 г ит шулпасы, тоз белән кара борыч кирәк. 
Безнең киңәш: суган белән бергә ит фаршы салып кыздырсаң, танылган “болоньез” соусы барлыкка килә. 
ЛЕЧО 
5 кг помидорны иттарткычтан чыгарып, 30 минут кайнатыгыз. Шуңа саламлап туралган 500 г баллы борыч, 500 г башлы суган, 500 г кишер, 1 стакан шикәр комы, 1-2 аш кашыгы тоз кушыгыз. Барысын бергә болгатып, 1 сәгать пешерегез. 
ЯШЕЛ ПОМИДОР САЛАТЫ 
3 кг яшел помидорны саламлап турагыз. Шуңа 100 г тоз сибеп, 12 сәгать тотыгыз.Аннары суын саркытыгыз. Саламлап туралган 1,5 кг башлы суган, 1,5 кг кишер кушып, болгата-болгата 30 минут пешерегез. Соңыннан 100 г шикәр комы, 50 г аш серкәсе, 200 г көнбагыш мае өстәп, яңадан 15-20 кайнатыгыз. Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев