Реклама
Бакчада кыяр өлгерә. Яңа өзелгән кыяр коктейле рецептын тәкъдим итәбез.
Кыяр белән укропны яхшылап юарга, корытырга, аннары блендер белән вакларга. Шул катнашмага катык һәм каймак салып болгатырга.
Коктейльнең куе булуын теләмәсәгез катыкны күбрәк салырга кирәк. Тәменчә тоз һәм борыч өстәргә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз