Мөслим-информ

Тәмлетамак: кузгалактан баллы пирог ашыйбыз

Бакчада ашарга яраклы яшел үләннәр өлгергән вакыт. Бүген Казанда яшәүче Рамилә Нотфуллинаның авылда үскән кузгалактан баллы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 стакан кибет каймагы яки сөт, ярты стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 2 стакан он, 1 кап көпшәкләндергеч.

Эчлеккә кузгалакны турап салырга, өстенә шикәр комы, аз гына крахмал сибәргә.

Мичтә әзер булганчы пешерергә.

Чәй янына тәмле һәм файдалы ризык әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: