Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Кәшфия Гариповадан колмак ипие

Олы Чакмак авылында яшәүче Кәшфия Гарипова колмактан бик тәмле итеп ипи пешерә.

– Чүпрәнең кибетләрдә хәзер ниндие генә юк! Без бәләкәй чакта әнкәй ипи камырын колмак ачыткысы белән куя иде. Колмак ипие бик тәмле, туклыклы була.Безнең якта колмак күп үсә. Аны әрәмәдән, инеш буеннан, урманнан җыярга була. Колмакны иң элек киптерергә кирәк. Ипи камыры өчен ачыткы ясыйбыз. Бер литр суга бер уч кипкән колмак салабыз да, көчле утка кайнатырга куябыз. Су сары төскә кергәнче кайнатырга кирәк. Аннары, бер стакан онга кайнап торган әлеге суны салып, боламык ясыйбыз. Аны җылы урынга куеп, бер тәүлек ачытырга кирәк. Бер тәүлектән ул өлгерә. Әзер ачыткыны суыткычта сакларга кирәк. Өч-дүрт тапкыр ипи пешерергә җитә әле ул. Уртача зурлыктагы өч ипи пешерү өчен бер аш кашыгы колмак ачыткысы белән камыр изәбез. Кичтән изеп куеп, иртән бассагыз – ипи шулкадәр тәмле булачак! Камырны үзегез гадәтләнгәнчә ясагыз. Бары тик чүпрә урынына колмак ачыткысы гына кулланырга кирәк. Камыр кабаргач, калай формага салам. Әгәр дә камыр яргаланып китсә, җитешкән дигән сүз. Духовкада пешкән ипигә карый мичтәгесен яратам. Ипинең өсте катырак булса, пешеп чыккач, аны тастымалга төреп куегыз. Бу – ипекәйгә хөрмәт билгесе дә! Колмак ипиен үзегез дә пешереп карагыз!

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев