Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Хашлама

Нарат Астында яшәүче Фирдәт Фәйзуллин хашлама пешерү серләре белән уртаклашты.

Кирәкле ингредиентлар: 2-2,5 кг сарык яки майлы сөякле сыер ите, 2-3 данә болгар борычы, 1-1,5 кг помидор, 200 г томат соусы, 1 кг суган, 2 лимон, 700 г -1 литр ак сухое вино, 200-300 г төшсез кара җимеш, бәрәңге, борыч (борчак), укроп, тоз.
Суган, болгар борычы, помидор, лимонны (әрчеп) ярты боҗралап кисеп, бергә бутап салат ясыйбыз. Казан төбенә 5-6 см зурлыкта сөякле майлы ит салабыз. Өстенә салат салабыз, ит белән чиратлаштырабыз. 3-4 кисәккә кисеп кара җимеш салабыз, томат соусы, тоз, борыч (10-15 данә горошек) һәм вино салып пешерергә куябыз (учакта яхшы пешә). Пешергәндә болгатмыйбыз, ит пешеп чыгар алдыннан, 5-6 кисәккә ярып бәрәңге һәм укроп салабыз (бәрәңгесе тәмле була). Хашламага су, кишер, лавр яфрагы салмыйбыз. 
Ашыгыз тәмле булсын!

 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев