Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: катлама рецепты

Халыкта электән килгән, артык күп ингредиент таләп итми һәм тиз әзерләнә торган гади аш-су рецептлары әниләрдән кызларына күчеп тора. Елгабаш авылында яшәүче Равия Мулламөхәммәтова әнә бүген дә шундый ризыкларның берсе булган катламаны бик яратып пешерә икән. Аның рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

- Без бәләкәй чакта әнкәй яз көне, тавыклар йомырка сала башлау белән пешерә иде катламаны. Үзенә күрә бер яз җитү бәйрәме кебек була иде ул. Сирәк булса да, хәзер дә пешерәм. Гаиләмдә бик яратып ашыйлар, - дип сөйләде Равия апа.

Катлама өчен 3-4 йомырка, ярты стакан сөт, тәменчә тоз, 1 аш кашыгы көнбагыш маеннан тотымлы камыр басабыз. Аны бармак калынлыгы итеп (1,5 см тирәсе) җәябез, майланган табага салабыз. Уртасын кисеп бетермичә генә читеннән башлап тасма кебек итеп кисәбез,тасмаларны әйләндереп бөреп чыгабыз. Мичтә аеруча кабарып пешә. Мич булмаса, духовкада 25-30 минут пешереп алабыз. Суынгач ашарга була.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X