Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Как ясау

Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә Баһауованы белмәгән кеше сирәктер. Аның фиточәйләрен, берсеннән-берсе тәмле какларын, тозланган гөмбәләрен райондашларыбыз бик яратып алалар. – Какны бөтен кеше дә ясый алмый, чөнки ул бик мәшәкатьле һәм төгәллек сорый, – ди Бәһиҗә апа. Бүгенге сәхифәбездә сезгә Бәһиҗә Баһауовадан как ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Иң элек җыелган җимешне чүп-чардан чистартырга һәм бик яхшылап берничә кат юарга кирәк. Җимешләрне олы казанга салып, җимешләр пешеп изелә башлаганчы кайнатырга. Кайнатканда бер чиләк җимешкә бер стакан күләмендә шикәр комы салына (җимеш ачырак булса, шикәр комын арттырырга мөмкин).  Кайнатканнан соң, кайнатманы тән температурасына җиткәнче суытабыз. Кайнатма суынгач, тутыкмый һәм реакциягә керми торган иләк аша эмаль савытка сөзәргә кирәк. Как җәясе куналарны иң элек кояшта җылыту мөһим.  Куналарны иссез сыек май белән майлап, сөзелгән массаны куналарга салып чыгарга һәм юка агач тигезләгеч белән тигезләп җәяргә. Кайнатманы җәеп бетергәч, һәр кунаны кул белән тотып селкетергә һәм шулай итеп  җәелгән массаны тигезләргә кирәк. Куналар кояшта көн дәвамында торырга тиеш. Җәелгән масса кипкәч, юка пычак белән кипкән какны куптарып алып, күләгә һәм җиләс урынга җилләргә эләсе. Әлеге урында 1-2 сәгать дәвамында торгач, какларны полиэтиленга салып, һәрберсен аерым төреп, салкынча урынга сакларга куярга киңәш ителә. 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев