Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Итле һәм гөмбәле запеканка рецепты

Әлеге ризык тиз әзерләнүе, туклыклы һәм тәмле булуы белән аерылып тора. Көтмәгәндә кунак килгәндә, менә дигән ризык.

Запеканка өчен 250 грамм сыер яисә тавык ите, 500 грамм гөмбә, уртача зурлыктагы 2 баш суган, 60 г сыер мае, 2 тырнак сарымсак, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, вакланган мускат чикләвеге, 3 йомырка, 1 чәй кашыгы лимон согы, 200 г каймак, 3 аш кашыгы вакланган сохари кирәк булачак. 
Пешкән итне, суганны – шакмаклап, гөмбәне саламлап турыйбыз. Ярты өлеш сыер маен табага салып, суганны алтынсу төскә кергәнче сүлпән утта кыздырабыз да өстенә гөмбә салабыз. Сарымсакны вак угычта уып, гөмбә өстенә салабыз. Барысын бергә гөмбәнең суы беткәнче пешерәбез. 
Гөмбә пешкән арада яшел тәмләткечләрне ваклап турый торабыз. Икегә бүлеп, бер өлешен ит белән гөмбә өстенә салырга. Әлеге массага тоз, борыч, мускат чикләвеге сибеп болгатырга. 
Йомырканың агын сарысыннан аерабыз һәм агына лимон согы кушып, куерганчы болгатабыз. Йомырка сарысын каймак белән тугларга кирәк булачак. Әлеге катнашмаларны итле гөмбә өстенә салып болгатабыз. 
Табаны майлыйбыз да өстенә сохари сибәбез. Гөмбәле массаны табага салабыз, өстенә тагын сохари һәм калган сыер маен эретеп сибәбез. 
Запеканка духовкада 25 минут чамасы пешәчәк. Өстәлгә биргәндә яшел тәмләткечләр сибәргә онытмагыз. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев