Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Итле бәрәңге тәкәсе

– Татарның милли ризыгы саналган бәрәңге тәкәсен яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Безнең гаиләдә бу төр ризыкны балалар бик үз итә. Соңгы арада мин аны итле дә итә башладым әле, – ди Мөслим кызы Гөлнар Фәрхетдинова. 

– Камырга бер стакан каймак, ике йомырка, 1-2 аш калагы көнбагыш мае, әз генә тоз, кирәгенчә он алына. Эчлек өчен уртача зурлыктагы 7-9 бәрәңге, ярты кило фарш, уртача зурлыктагы 2-3 суган, әнис, тоз һәм борыч кирәк. 
Тирәнрәк савыт алып, йомырка сытабыз да каймак салып болгатабыз, өстенә май, тоз салабыз. Аннары он өсти-өсти камыр басабыз, өстен каплап, ярты сәгать “ял иттереп” алабыз. Ул арада эчлеген әзерлибез. Әрчелгән бәрәңгеләрне шакмаклап турыйбыз, өстенә фарш, ваклап туралган суган салабыз. Шушы массага тоз, борыч, әнис өстибез дә әйбәтләп болгатабыз. Ул арада камыр да өлгерә. Аны кечкенә шарларга бүлеп, җәемнәр ясыйбыз. Камыр эченә әзер эчлекне салып, түгәрәкне ябып бөгәбез. Формасы буенча тәкә мөгезе шикеллерәк нәрсә килеп чыга. Аның исеме шуңа да бәрәңге тәкәсе бит! 
Тәкәләрне майланган табага тезәбез, алдан кыздырылган 180-200 градус кайнарлыктагы духовкада 40-45 минут пешерәбез. Тәкәләр әзер булгач, аларны акмай белән майлыйбыз. Тәкәне урталай ярып, уртасына да акмай салырга онытмагыз! 
Тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X