Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Индирадан – анкл-бенс салаты

Бу көннәрдә хуҗабикәләр кышка салатлар ясау белән мәшгуль. Кем кайдан нинди рецепт таба – шуның буенча әллә нинди салатлар әзерли. Райондашыбыз Индира Хәбирова ясаган анкл-бенс салаты аеруча тәмле, туклыклы булуы белән аерылып тора. Салат өчен кирәкле ингредиентлар да гади генә. Аны әзерләү дә күп вакыт алмый.

Салат өчен кирәк: 2 кг ташкабак, 1 кг помидор, 350 грамм суган, 5-6 болгар борычы (кызыл төстәгесе), 1 стакан томат пастасы, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан шикәр комы, тәменчә тоз, 1 аш калагы уксус.

Әзерләү тәртибе:

Киң кәстрүлгә көнбагыш мае, томат пастасы, шикәр комын салабыз да, уртача утта болгата-болгата, 10 минут кыздырабыз. Аның өстенә уртача зурлыкта шакмаклап туралган ташкабакны өстибез һәм ярты сәгать пешерәбез. Аннары шакмаклап туралган суган, помидор һәм татлы борыч өстәп, тагын 10 минут пешерәбез. Помидорны иттарткычтан чыгарсаң да була. Тоз һәм бер аш калагы уксус өстәп, тагын 10 минут кайнатып алабыз. Әзер салатны кайнар килеш стерилизацияләнгән банкаларга тутырабыз. Бер порциядән 0,7 литрлы 5-6 банка салат чыга.

Тәмле булсын!

Фото – Индира Хәбированың Вконтактедагы шәхси битеннән алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев