Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Индира Хәбировадан “Татлы борычка төрелгән тел” рецепты

Татлы борычтан ясалган салатлар, әзерләнгән ризыклар тәмле булулары белән аерылып тора. Сыер теле исә деликатес булып санала. Борычка төреп пешерелгән тел бигрәк тә тәмле килеп чыга.

 

Татлы борычтан ясалган салатлар, әзерләнгән ризыклар тәмле булулары белән аерылып тора. Сыер теле исә деликатес булып санала. Борычка төреп пешерелгән тел бигрәк тә тәмле килеп чыга. Моның өчен ярты килограммнан артык сыер ите, бер баш суган, уртача зурлыктагы кишер, бер лавр яфрагы, биш бөртек кара борыч, зур гына биш татлы борыч, яшел тәмләткечләр, 150 грамм сыр, ярты лимон, бер аш кашыгы шикәр комы, төелгән ак борыч кирәк булачак.

Сыер телен әйбәтләп юабыз да, салкын сулы кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыйгач, утны киметәбез дә, суган һәм кишер салып, 2,5 сәгать чамасы пешерәбез. Әзер булырга 10 минут кала лавр яфрагы белән кара борыч өстибез. Кишерле-суганлы шулпада тел сусыл булып пешә. Соңыннан телне боздай салкын суга салабыз. Алай иткәндә, тиресен салдырырга җиңелрәк булачак. Телне аркылыга калын телемләп турап куябыз. Ул арада мичне 200 градуска кадәр кыздырабыз. Борычларның төпләрен кисеп алабыз да, орлыкларыннан арындырабыз. Һәр борычны фольгага төреп, мичтә 10 минут чамасы пешереп алабыз.

Яшел тәмләткечләрне вак итеп турарга кирәк. Сыр һәм лимонны кабыгы белән бергә угычта уабыз һәм ак борыч сибеп, барысын бергә болгатабыз.

Борычларны бер яктан буйга кисәбез. Эченә алдан әзерләнгән катнашманы сылыйбыз һәм берәр телем сыер теле куябыз да, борыч белән төрәбез. Үсемлек мае белән майланган табага тезеп, борычларны духовкада 15 минут чамасы пешереп алабыз.

Тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев