Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Илфирадан – баллы пылау

Катмыш авылында яшәүче Илфира Тазова – икмәк-булка пешерү остасы.

Гаиләсен тәмле аш-су белән дә сыйлый ул. Бүген газета укучыларыбызга Илфира бик тәмле һәм файдалы ризык – баллы пылау рецепты тәкъдим итә. 

Кирәкле ингредиентлар: бер уч вак итеп туралган кишер, берәр уч юылган йөзем һәм күрәгә, 2 стакан юылган дөге, чәй калагы очында гына төелгән кардамон, корица, мускат чикләвеге, ярты аш калагыннан әзрәк тоз, 2 аш калагы шикәр комы һәм 100 грамм акмай, су. 
Эш барышы: казанга акмай салып башта кишерне, аннары дөгене өстәп, яхшылап кыздырырга. Шуңа йөзем, күрәгә, тәмләткечләрне өстәп болгатырга һәм, дөге өстеннән бер бармак калынлыгында чыгып торырлык итеп, кайнар су өстәргә дә, өстен томалап, сүрән утта, суы сеңеп беткәнче пешерергә. Духовкага куеп та пешерергә була. Сүндергәч, 10 минут чамасы өстен ачмыйча томалап тотарга кирәк. Бик тәмле баллы пылау килеп чыга. Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев