Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Грушалы манник пешерәбез

"Интертат" сайты "Әлмәт таңнары" газетасыннан грушалы манник рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 1ст манный ярмасы, 1 ст он, 1 ст шикәр комы, 1 ст каймак, 125 г. май, 1 бал кашыгы сода, шикәр комы белән корица, грушалар. Пешерү тәртибе: Иң элек, каймакка манный ярмасын салып, 30 минутка калдырып торабыз. Ярты...

"Интертат" сайты "Әлмәт таңнары" газетасыннан грушалы манник рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 1ст манный ярмасы, 1 ст он, 1 ст шикәр комы, 1 ст каймак, 125 г. май, 1 бал кашыгы сода, шикәр комы белән корица, грушалар. Пешерү тәртибе: Иң элек, каймакка манный ярмасын салып, 30 минутка калдырып торабыз. Ярты сәгать вакыт үткәч, калган ингредиентларны салып камыр басабыз. Барысы да яхшы буталсын өчен, миксер куллансагыз да ярый. Грушаны яхшылап юарга һәм кабыгыннан чистартырга һәм турарга. Табада майны эретәбез, май янына шикәр комы белән корица салабыз. Соңыннан грушаларны әлеге катнашмага салып җиңелчә генә пешереп алабыз. Грушаларны бутап торырга онытмагыз. Шулай итеп, безнең грушалар карамельләнә. Алдан җылытып алган табаны көнбагыш мае белән майлыйбыз. Камырның яртысын табага бушатабыз. Камыр өстенә грушаның яртысын тезәбез. Аннары икенче кат камыр һәм тагын бер кат груша салына. Манник 180 градус кызулыкта 1 сәгатьләп пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев