Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөмбәле ит пиццасы

Тугланган йомыркага тоз, чәй содасы, йомшартылган мар­гарин һәм кефир салып болгатыгыз.

Шул катнашмага он кушып камыр басыгыз да 30 минут җылы урында тотыгыз. Шуннан зур коймаклар ясап, майланган табага салыгыз.

Аерым-аерым кыздырылган ит фаршы белән гөмбәне кой­мак өстенә тигезләп җәегез. Шуңа вак угычта уылган сыр сибеп, урталай киселгән зәйтүн җимеше белән бизәгез. Кара борыч һәм үсемлек мае сибеп, пиццаны кызу мичтә 20-25 минут пеше­регез. Табынга куяр алдыннан петрушка сабаклары белән бизәгез.

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, яр­ты чәй кашыгы чәй содасы, 50 г маргарин, ярты чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен: 150 г ит фаршы, 150 г гөмбә, 50 г каты сыр, 100 г зәйтүн җимеше, 1 аш кашыгы үсемлек мае, кара борыч, укроп һәм петрушка кирәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X