Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: гөмбә тозлыйбыз

Иске Вәрәш авылында яшәүче хезмәт ветераны, һәвәскәр бакчачы, райондашларыбызны каклар, төрле үлән чәйләре белән сыйлаучы Бәһиҗә Баһауова тозлаган гөмбәләрне кемнәр генә авыз итмәгәндер. Искитмәле тәмле, һәр табында да яратып ашалучы әлеге гөмбәләрне, үзе генә белгән ысул белән тозлый Бәһиҗә апа.

– Мин гөмбәне салкын ысул белән тозлыйм. Иң элек гөмбәләрне чистартам, аннан соң сап-салкын суга салып куям. Гөрәҗдә булса, астындагы пластинкаларын кырып салам. Гөрәҗдә, рядовка гөмбәләрен икешәр көн суда тотарга кирәк, чөнки алар эшкәртүгә бик авыр биреләләр. Башкаларын, 2-3 сәгать саен суын алыштырып, 10 сәгать тотам. Гөмбәләрне 15-20 минут кайнатып алам. Кайнатканда бераз тоз һәм агулы гөмбәнең булу-булмавын белү өчен бер баш суган салам. Кайнатканнан, соң гөмбәләрне сөзеп алып, кабаттан салкын су белән юам. Аннары эмаль табакка, күләменә карап 1 аш калагы 9% уксус салып болгатам да, 15-20 минут ял итәргә куям. Болай эшләгәндә гөмбәнең төсе югалмый. Стерильләштерелгән банкаларга (0,5 литрлы) 1 карлыган яфрагы, 1 йомры борыч, ваклап туралган бер тырнак сарымсак, чәй калагы очына элеп “маринадлау өчен” дигән приправа, укроп яфрагы салам. Алар өстенә банканың стенасы кырына эрерәк гөмбәләрне куеп бер кат гөмбә тезелә һәм өстенә чеметеп тоз сибелә. Шушы тәртиптә банка тулганчы тутырырга. Аннан гөмбә күмелгәнче салкын су салып, капкач белән капларга кирәк. Банка салкынча урында 10-12 сәгать тотыла. Шуннан соң банкаларны ачарга, кимесә су өстәргә кирәк. Шуннан соң өстенә 1 аш калагы чиста сыек май, карлыган яфрагы каплап, салкынча урынга куярга киңәш ителә. Берәр атна вакыт үткәч, банкаларны яңадан тикшереп чыгу сорала. Ашар алдыннан гөмбәне салкынча су белән чайкатып, теләгәнчә заправить итәргә һәм табынга бирергә мөмкин. Өстәлләрегез сыйлы, табыннарыгыз түгәрәк булсын!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев