Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлназ Фәрраховадан чөгендер икрасы

Хуҗабикәләр өчен бүген – урак өсте: яшелчә, җиләк-җимештән кышка төрледән-төрле ризык әзерлиләр. Әмәкәйдән Гөлназ Фәррахова әнә кызыл чөгендердән бик тәмле икра ясаган. Аны әзерләү тәртибен газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты. 

– Аны ясау бер дә катлаулы түгел. Иң мөһиме – бакчада һәм кул астында булган яшелчәләр һәм тәмләткечләр генә кирәк. Ингредиентлар: 2 кг кызыл чөгендер, 1 кг кишер, 1 кг башлы суган, 0,8 кг кызыл помидор, бер ачы борыч, 1 баш сарымсак, 80 мл 9 процентлы уксус, 1 аш кашыгы (тәменә карап, артыграк та салырга була) тоз, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 250-300 мл үсемлек мае. Тәмләткечләрдән хуш исле борыч, укроп орлыгы, лавр яфрагы алына. 
Иң элек, чөгендерне һәм кишерне чистартып, кыргычта уасың. Суганны вак итеп турыйсы, 0,8 кг кызыл помидорны һәм ачы борычны иттарткычтан үткәрәсе. 
Әзерләү тәртибе: кишер белән суганны үсемлек маенда кыздырабыз. Яшелчәләр үтә күренмәле булгач, помидорны кушабыз. Масса кайнап чыкканнан соң, чөгендерне салабыз, тоз, шикәр комы, тәмләткечләр, уксус өстәп, яхшылап болгатабыз да сүрән утта 1,5 сәгать кайнатабыз. Икра әзер булыр алдыннан сыккыч аша чыгарылган сарымсакны кушабыз. Әзер икраны банкаларга тутырып, калай капкач белән ябабыз һәм төреп куябыз. Бер порциядән 0,5 литрлы 6 банка икра чыга. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецептлар рецепты тәмлетамак чөгендер икрасы