Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлнарадан – тәмле салат

Көзгә аяк бастык. Кышка әзерлек тулы куәтенә бара. Әмәкәй авылында яшәүче Гөлнара Шәмсиева бик тәмле салат рецептын тәкъдим итә. Әлеге салатны гарнир буларак та бирәләр, үзен генә ашасаң да була. 

Кирәкле ингредиентлар: 3 кг помидор, 1 кг баллы борыч, 1 кг суган, ур¬тача зурлыктагы дүрт кишер, 350 г көнбагыш мае, 2 аш калагы тоз, шул ук күләмдә аш серкәсе, 1 стакан итмичә шикәр комы. 
 

Әзерләү тәртибе: помидор белән борычны – озынча итеп, ә суганны ярымбоҗра итеп турыйбыз, кишерне эре кыргычтан кырабыз. Барысын бергә кушып, тирән эмаль кәстрүлгә салабыз. Тоз, шикәр комы һәм көнбагыш мае өстәп яхшылап болгатабыз да газга куябыз. Яшелчәләр кайнап чыкканнан соң, 20 минут уртача утта пешерәбез дә кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Чама белән ярты литрлы 11-12 банка салат чыгарга тиеш. 
 

Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев