Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Как рецепты

Уңган хуҗабикәләр бүген җиләк- җимештән кайнатма­лар, компотлар, желе, как һәм башка бик күп төрле чәй тәмнәре әзерли.

– Быел слива бик уңды. Сезгә сливадан бик тәмле как рецепты тәкъдим итәм әле, – ди Мөслимдә яшәүче Гөлнара Кадыйрова. – Әлеге тәмле дә, файдалы да ризык кыш көне аеруча тансык була.

Кирәкле ингредиент­лар: 2-3 килограмм слива, кирәк кадәр шикәр комы.

Сливаларны юабыз һәм төшләреннән арын­дырабыз. Слива ачы бул­са, шикәр комы кушар­га да була. Сливаны блен­дер белән бертөрле масса килеп чыкканчы изәбез. Калай табага пергамент кәгазе ябып, өстенә 3-5 миллиметр калынлыкта слива массасын җәябез. Кояшта яки мичтә 12-24 сәгать киптерәбез. Яхшы киптерелгән как перга­мент кәгазьдән җиңел куба, уалмый да, ябыш­мый да. Какны рулет рәвешендә төрәбез һәм кисәкләргә бүләбез. Килеп чыккан кисәкләрне кун­жутта, кокос стружкасын­да яки шикәр пудрасында әвәләргә мөмкин. Шулай ук һәр кисәккә фундук, мин­даль чикләвеге дә салыр­га була.

– Чиядән дә күп итеп как ясадым. Чия кагы өчен 1 килограмм чия һәм 200 грамм бал кирәк була. Чиянең төшен алып, куерганчы талгын утта пешерергә һәм бал кушып болгатырга кирәк. Бу как­ны табигый ысул белән ко­яшта киптерсәң, бигрәк тә тәмле була, – ди Гөлнара Кадыйрова.

Тәмле булсын!

Фото - Гөлнара Кадыйрованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X