Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөлнар Хәлиловадан пәрәмәч рецепты

Мөслим авылында яшәүче Гөлнар Хәлилова пәрәмәч рецептын тәкъдим итә. 

– Татар халкының милли ризыклары бик күп. Алар арасында пәрәмәч аерым урынны алып тора. Тәмле дә, туклыклы да булган әлеге төр ризыкны әби-бабайларыбыз да бик яратып пешергән. Майда да, мичтә дә пешерәләр аны. Ничек пешерсәң дә, телеңне йотмалы була. Мин үзем мичтә пешерелгәнен яратам. Рецепты да бик гади. 
Камыр өчен: 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 аш калагы коры чүпрә, 7 аш калагы көнбагыш мае, ярты литр кайнаган җылымса су кирәк. Барысын бергә кушып, уртача тыгызлыктагы камыр басабыз. Камырның өстен каплап, 1 сәгать чамасы җылы урында тотарга кирәк. Шулай иткәндә, камыр кабарып пешә. 
Эчлек өчен: ярты кило ит фаршы, 2 баш суган, 2 кечерәк стакан белән дөге, 2-3 лавр яфрагы, 1 аш калагы тоз, тәменчә кара борыч, 150 г сыер мае кирәк була. 
Суганны ваклап турыйбыз, ул арада сүрән генә утта дөге бүртә тора. Сыер маен эретәбез, лавр яфрагын бик вак итеп ваклыйбыз. Дөге пешеп җиткәч, фаршны һәм калган ингредиентларның барысын бергә кушып, эчлек ясыйбыз. 
Камырны өлешләргә бүләбез дә түгәрәкләп җәябез. Уртасына эчлекне салабыз да пәрәмәчләр ясыйбыз. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан пәрәмәчләрнең өстендәге тишеккә берешәр чәй калагы шулпа өстәп чыгарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X